Бегишевская сельская библиотека - филиал № 6

"Китаплар яшәргә булыша"

3 декабрь — Халыкара инвалидлар көне. Еш кына инвалидларны физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр дип атыйлар. Алар тормышны бик яраталар, тормышның һәр көнен кадерлиләр һәм шатланалар. Нәкъ менә шундый шәхесләр, аларның иҗаты, тормышы белән таныштыру максатыннан китапханәдә китап күргәзмәсе эшләп куелды һәм шушы китапларга күзәтү ясалды. Күргәзмәдә физик мөмкинлекләре чикләнгән язучыларыбыз Ф. Яруллин, Г. Сагиров китаплары белән беррәттән, Д. Нәгыймованың Рөстәм Нәбиевның фаҗигале тормышы турындагы “Бөртекләп җыелган гомер”дигән китаплары урын алды. Шулай ук совет чорының классик язучылары Н.Островскийның « Как закалялась сталь» , Б. Полевойның «Повесть о настоящем человеке», В. Короленко « Слепой музыкант», А. Лихановның «Солнечное затмение» әсәрләре укырга тәкъдим ителә. Бу китаплар безгә башкалар дөньясын ача. Мондый әдәбият дөньяны яхшы якка үзгәртергә ярдәм итә.