Бегишевская сельская библиотека - филиал № 6

"Иң җылы йөрәкле әниләр"

Әниләр бәйрәме уңаеннан солдат әниләрен һәм маскировка челтәре үрүче кызларны мәдәният йортына чакырдык. Бәйрәм китапханә ,мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә узды. Кәрзиннәр, дисбе-намазлыклар, китап күргәзмәсе, шәлләрдән әзерләнгән күргәзмәләр белән таныштырудан башланды. Аннан чәй өстәле артында дәвам итте. Авылыбызның актив апалары моңлы җырларын бүләк иттеләр әниләргә. Бәйрәм төрле уеннар, җыр-биюләр белән үрелеп барды. Борынгы уеннардан “Йөзек салыш”, “Ватык телефон”, “Кочакла...” уеннары бик кызыклы булды.”Мәкальнең башы бездән,азагы сездән” уены да Әниләргә багышланган иде.