"Күңелле һәм файдалы каникуллар"
Китапханәдә балалар белән “Күңелле һәм файдалы каникуллар” исеме белән уен сәгате үткәрелде. Билгеле булганча, китапханә-ул китап алырга мөмкин булган урын гына түгел, ә аралашу, иҗат, ял һәм уеннар уйнау өчен ачык урын да. Китапханәгә килгән балаларга төрледән-төрле уеннар тәкъдим ителде. Уеннар белемнәрне үстерергә,фикерләргә, хәтерне яхшыртырга, уйларга өйрәтә.