"Истәлек дәфтәрләре"
– Элек шундый матур гадәт яшәде – һәркайсыбызда диярлек кулдан язылган истәлек, куен, җыр дәфтәрләре бар иде. Ә хәзер, кызганыч, ак кәгазьгә берни дә теркәлми, язылган очракта да моны сирәк кеше генә эшләргә мөмкин. Чөнки телефон, интернет хакимлек иткән заманда яшибез. Әмма алар аша сөйләнгән сүз югалып, онытылып бара. Ә истәлек дәфтәрләре югалмый, кадерле ядкәр булып саклана. Яшь чакта тудырган бу иҗади язмалар олыгайгач яңадан кулыңа килеп керсә, бик дулкынландыра икән ул. Чөнки алар – тарих битенә әйләнгән язмалар. Яшьлектә узганнарны кайтарып булмаса да, яшьтәшләргә, классташларга, карата булган хисләр нечкәргәннән-нечкәрә бара. Шушы дәфтәрләрдәге һәр язманы җентекләп укып, яшьтәшләреңне, дусларыңны күз алдыннан уздырасың.