"Матурлык үзебездән тора"
Китапханәчеләр табигатне, тирә-якны матурлап, чистаратып торуда үз өлешләрен гел кертеп торалар. 21 май көнне без юл кырыендагы агачларны агартырга бардык. Хәзер юл кырындагы агачлар матур булып, юлчыларны каршы алып озатып торачаклар.