“Әйдә, сәламәтлеккә юл тот!”
Укучылар өчен сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан ел саен сәламәтлек фестивале уздырабыз.
Район үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре китапханәләр арасында “Әйдә, сәламәтлеккә юл тот!” район фестиваль-конкурсына быел да бик теләп кушылдык.
Фестиваль күргәзмәләр белән таныштырудан башланды. Татар балалар шигъриятендә“ Спорт – сәламәтлек чыганагы” темасы буенча күп кенә авторлар белән танышып,аларның шигырьләре кычкырып укылды. Китапханәче шагыйрь, язучылар тормышында спорт нинди урын алып торуы турында сөйләде. Монда Муса Җәлилнең спорт белән дус булуы әйтелеп, мисаллар китерелде.
Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча «Сәламәтлек турында шигырьләр каруселе»ндә Наилә Гыйлфанова, Ахметшин Нурислам сәнгатле итеп шигырь сойләделәр.
Чәй тарихы турында мастер-классны, үләннәр турында бик күп белүче,тирән итеп аңлатучы, авылдашыбыз Миләүшә апа сөйләде.Фестивальгә килгән кунакларга төрле шифалы үләннәрдән ясалган чәйләр тәкъдим ителде.
Ләйлә апа тәмле һәм файдалы ботка турында сөйләде. Ул карабодайны кефирда бүрттереп ясала.
Балалар белән сәламәтлеккә карата сәхнә әсәре кәрсәттек. Авылыбыз язучысы Рузилә апа сәламәтлек турындагы шигырьләрен укыды.