Бегишевская сельская библиотека - филиал № 6

"Нурия Измайлова шигырьләрендә төсләр балкышы"

Авыл китапханәсендә татар язучысы Нурия Измайлованың тормышы һәм иҗаты буенча китап күргәзмәсе оештырылды, күзәтү ясалды.

  Нурия Измайловага 10 гыйнварда 75 яшь тулган булыр иде. Күргәзмәдә шагыйрәнең тормышын һәм иҗатын тирәнрәк аңларга мөмкинлек бирә торган, танылган шигырьләр җыентыклары да, азрак билгеле булган эшләре дә тәкъдим ителде. Кеше табигатенең төрле якларына соклану, гади әйберләрдә матурлыкны күрә белү — болар барысы да Измайлованың шигырьләрен мәңгелек һәм актуаль итә.