"Җиңүнең 80 нче язы"
Президент Владимир Путин 2025 елны Россия Федерациясендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы һәм нацизмга каршы көрәштә тынычлык һәм бердәмлек елы дип игълан итте. Бигеш авыл китапханәсендә китап күргәзмәсе оештырылды. Анда кырыс сугыш чоры вакыйгаларын ачучы, үз көчен һәм гомерен кызганмыйча, сугышларда дошманны җиңгән, Ватаныбызның азатлыгын һәм бәйсезлеген саклаган кешеләр турында сөйләүче китаплар тәкъдим ителде. Танылган авторларның китапларын уку Бөек Ватан сугышы вакыйгаларын тоерга һәм җиңүнең бәясен аңларга ярдәм итәчәк.