"Күп белим дисәң..."
“Зур этнографик диктант” - Россиядә яшәүче халыкларның мәдәнияте белән таныштыручы, шулай ук этномәдәни грамоталылыкның гомуми дәрәҗәсен бәяләргә мөмкинлек бирүче мәгърифәтчелек проекты. Акцияне оештыручы - милләтләр эшләре буенча Федераль агентлык. Диктант биремнәре тест рәвешендә рәсмиләштерелгән. Тест 30 сораудан тора. Диктантны узу вакыты - 45 минут. Барлык биремнәрне үтәгән өчен максималь балл суммасы-100.