Бегишевская сельская библиотека - филиал № 6

"Семейные выходные с пользой"

 Бүгенге көндә китапханәләр алдында торган бурычларның берсе - гаилә белән китап уку кебек күркәм гадәтне яңарту. Баланы китап укырга, аны яратырга өйрәтү гаиләдән салынса,  бала китап белән дус була. Бу аның тормышын гаҗәеп маҗаралар, әкияти тылсымнар белән баету дигән сүз. Әлеге максаттан чыгып китапханәдә “Зур гаилә яллары” Бөтенроссия акциясенә кушылып,«Минем гаиләмнең яраткан китаплары»дигән әдәби сәгать уздырылды. Чарада гаиләләр бергәләп яраткан китапларын укыдылар,фикер алыштылар.