Бегишевская сельская библиотека - филиал № 6

"Рәхмәт сезгә, өлкәннәребез!"

Халыкара өлкәннәр көне ел саен 1нче октябрьдә билгеләп үтелә. Ул 1990 елның 14 декабрендә БМО Генераль Ассамблеясе тарафыннан гамәлгә куелды.

Халыкара өлкәннәр көне – безнең өчен күп эшләр эшләгән буынга мәхәббәтебезне, кайгыртучанлыгыбызны, ярдәмебезне һәм хөрмәтебезне тагын бер кат белдерү көне. Бу бәйрәмнең максаты – җәгыятьнең игътибарын өлкән яшьтәге кешеләрнең проблемаларына юнәлтү. Алар үз вакытында җәмгыять үсешенә зур өлеш керткәннәр, шуңа күрә алар турында онытырга ярамый.