"Якты учак булыйм"
7.10 көнне авылдашыбыз Рузилә апа Нәбиева- Җамалиеваның яңа гына табадан төшкән, “Күңел авазы” исемле китабын тәкъдим итү кичәсе үтте..
Рузилә Исхак кызы Җамалиева-Нәбиева 1954 елның 12 гыйнварында Татарстан Республикасының Балтач районы Карадуган авылында туган. Туган авылында унъеллык мәктәпне, аннан Алабуга сәнгать-мәдәният техникумын, соңыннан Казан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлый. 1978-80 елларда «Ләйсән» әдәби иҗат берләшмәсенә йөргән. Күп еллар Чаллы татар дәүләт драма театрында эшләп лаеклы ялга чыккан. Рузилә апаның Чаллы театрында «Чичиетта белән Мияубәкнең Яңа ел маҗаралары» һәм «Ак бүре» әкияте сәхнәләштерелгән. Театр артистлары, театр сәнгате турындагы язмалары газета-журнал битләрендә басылып килгән. Хәзерге вакытта тормыш иптәше Илъяс абый белән Бигеш авылында үз йортлары белән яшиләр. Бер уллары бар.