Бегишевская сельская библиотека - филиал № 6

"Китап уку күңелле".

14 сентябрь көнне  Зәй үзәк китапханәсендэ "Китапстан "- җәйге китап марафонына нәтиҗәләр ясалды.
1 июньдә Татарстан Республикасы Милли китапханәсе оештырган кече һәм урта мәктәп яшендәге балалар өчен «Китапстан» - җәйге Китап марафоны башланган иде.. Бу марафонда катнашучы һәр укучы карта-юл күрсәткече алды, аның буенча яшь укучылар, үзләре теләгән китапны укып, карта биремнәрен үтәп, юл курсәткеч буйлап бардылар. Җәй тәмамланды, балаларның җәйге китап сәяхәте дә тәмамланды. Бу конкурста безнең Бигеш авыл китапханәсе укучылары да катнашты. Балалар Китапстан марафонында катнашкан өчен грамоталар алдылар.