Кызыл китап ни сөйли?
Бигеш авыл китапханәсендә “Кызыл китап ни сөйли?” дип аталган тематик кичә үткәрелде. Балалар белән хайваннар, үсемлекләр турында мәкальләр, табышмаклар әйтештек. Балаларга кызыл китапның ни өчен кирәк булуын аңлаттым. Кызыл китапка кергән, үзебезнең авыл тирәсендә булырга мөмкин булган кайбер хайваннарга һәм үсемлекләргә тукталып киттек. Урманда, су буйларында үзеңне тоту кагыйдәләрен исләренә төшердек. Балалар белән китапханәдә твистер уены, аннары паркта эчле-тышлы уены уйнадык. Бәйрәмнең кунагы Мурзик атлы песи иде. Мурзикны бөтен балалар да яратты. Ә песиләрне яратучы балалар хайваннарны беркайчан да кыерсытмаячаклар.