"Талантлы яшьләребез"
Ленар Шәех 1982 елның 4 октябрендә Татарстанның Актаныш районы Такталачык авылында дөньяга килә. Такталачык урта мәктәбендә белем алганда, Ленар каләм тибрәтә башлый, иҗатка тартыла. Аның “Адашлар” исемле иң беренче язмасы 1994 елда “Игенче даны” (хәзерге “Актаныш таңнары”) район газетасында басылып чыга. Алтынчы сыйныфта укыганда тәүге шигырен дә язып карый. Ул “Безнең гаилә” дип атала. 1999–2002 елларда ул Минзәлә педагогия көллиятендә белем ала. Аның әсәрләре бер-бер артлы республика газета-журналларында күренә башлый, “Сабантуй” газетасында шигырьләре басыла. Шул вакытта аны Татарстанның халык шагыйре Илдар Юзеев күреп ала. Ул Ленарга өмет баглап, аның талантлы шагыйрь булачагына ышаныч белдерә, бу хакта матбугатта язып чыга. 4 нче октябрь көнне Ленар Шәехкә 40 яшь тулу уңаеннан Бигеш авылы китапханәсендә «Талантлы яшьләребез» китап күргәзмәсе оештырылды.