Бегишевская сельская библиотека - филиал № 6

"Журналлар иленә сәяхәт"

11 сентябрь көнне Бигеш  авыл китапханәсендә балалар өчен китапханәгә кайткан журналлар белән танышу сәгате үткәрелде.Ул  «Журналлар иленә сәяхәт» дип аталды. Вакытлы матбугат белән танышу сәгате балаларны татар һәм рус телләрендә чыга торган журналлар белән таныштыру максатыннан үткәрелде. Чарада катнашучылар «Салават күпере», «Сабантуй», «Непоседа» һәм башка шундый кызыклы журналлар белән таныштылар һәм аларда тәкъдим ителгән башваткычларны, табышмакларны чиштеләр. Моннан кала балаларга «Сабантуй» һәм «Салават күпере»,  журналларындагы QR-кодлар аша кереп видеороликлар, мультфильмнар, әкиятләр карый, төрле уеннарда катнаша алу мөмкинлеге турында да сөйләнде. Китапханә балалар өчен күп кенә кызыклы журналлар алдыра. Шуңа күрә һәркемне китапханәдә көтеп калам. Сез монда китаплардан кала, вакытлы матбугат белән дә таныша алачаксыз.