Бегишевская сельская библиотека - филиал № 6

"Аның исеме-мәхәббәт"

3 октябрь көнне Бигеш авыл китапханәсендә Фәрзанә Акбулатованың "Аның исеме-мәхәббәт" китабы буенча китап укучылар конференциясе үткәрелде.

  Башкортстанның танылган язучысы, Шәйехзада Бабич исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Фәрзанә Акбулатова исеме безнең күбебезгә таныш та түгел иде.  Фәрзанә Акбулатова «Атай икмәге», «Зәңгәр кыялар», «Иң тәмле китап» кебек китаплар авторы. Китапханәгә аның  «Аның исеме — мәхәббәт» дип аталган китабы кайтты. Китап укучылар бик теләп, чират торып укыдылар.  Әлеге китапка кергән «Гөлҗимештә бал тәме», «Сез һаман да җәяүме, синьорита», «Мин тышлыкны тыңладым» повестьлары һәм «Аның исеме — мәхәбәт», «Сыңар алка», «Югалган Зөһрә кыз» кебек хикәяләрендә төрле чор вакыйгалары сурәтләнә. Һәр дәвер кешеләр, халыклар язмышына үзенең сынауларын төшерә. Катлаулы, четерекле хәлләр эчендә адәм баласының рух ныклыгы, иманы, тәүфигы сынала. Әлеге китапта башкорт халкының матур традицияләрен саклап калган гүзәл хатын-кыз образларын очратырга була. Китап укучылар белән әлеге китапны укып чыкканнан соң туган уй-фикерләр белән уртаклаштык.