Бегишевская сельская библиотека - филиал № 6

"Смайлик"ның туган көне.

 Бүген, 19 сентябрьдә үзенчәлекле бәйрәм - Интернетта елмаю символы булган «Смайлик»ның туган көне билгеләп үтелә! Ә сез виртуаль аралашуда еш кулланыла торган смайликның ничек барлыкка килүен беләсезме? Әлеге матур бәйрәмнең тормышка ашырылуының төп сәбәпчесе - Харви Бэлл исемле рәссам. Америкада Харви Боллоу атлы гади бер рәссам була. Ләкин аның иҗаты башкаларны әллә ни кызыксындырмый. Тик 1963 елда иминиятләштерү компаниясе үзләренә берәр матур, кешеләрне елмаерга мәҗбүр итә алучы символ ясату тәкъдиме белән чыга. Харви, озак та уйлап тормый, аларга без бүген барыбыз да бик яратып куллана торган «смайл»ны тәкъдим итә. Нәкъ менә шул рәвешле яхшы кәеф символы - смайлик танылу ала. Бөтендөнья елмаю елмаю көне беренче тапкыр 1999 елда билгеләп үтелә. Рәссам фикеренчә, бу көн яхшы кәефкә багышланырга тиеш. Дуслар, сезнең тормышыгыз бары матур «смайлик»лардан гына торсын, күңелсезләренә урын калмасын!