"Эх, самоварлы, коймаклы чәйләре!"
Милли табыныбызның күрке-самоварны халкыбыз рухи кыммәткә тиңли. Элек-электән самоварлы йорт ямьлерәк тә, утлы күмер кызуында гөжләп утырган самовардан ясалган чәй тәмлерәк тә саналган. Кичәгә килүче апаларны, кечкенә балаларны самовар тарихы белән таныштырдык. Шулай ук аны кабызу, агарту йоласын олыларга да, яшь буынга да сөйләдек.