"Сабантуй -күңелле бәйрәм"
Мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә, ел саен Сабантуйга әйбер җыярга чыгабыз. Бүләкне бик зурлап җыябыз. Корыч ат җигеп, мәдәният йорты кызлары матур күлмәкләрен кия. Авыл гармун моңнарына күмелә. Бер уйласаң, әллә ни күп әйбер дә җыелмый. Әмма гореф-гадәтне саклау мөһим. Өлкәннәрнең капка саен көтәсен беләбез. Без килгәч, җырлап-биючеләре дә бар. Бүләк җыйганда, авыл уяна. Әлеге йола юкка чыкмасын өчен балаларны да ияртәбез.