Бегишевская сельская библиотека - филиал № 6

Без – Тукайлы халык

25 апрель көнне китапханә “Туган тел” җыры, Габдулла Тукай шигырьләре һәм балаларның шат тавышлары белән гөрләп торды.
         Бәйрәмдә Бигеш урта мәктәбенең  укучылары һәм “Күбәләк” балалар бакчасыннан балалар  катнашты. Әлеге чарада балалар шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар, шигырьләрен тыңладылар, әдәби викторинада катнаштылар, яттан Тукайның шигырьләрен сөйләделәр.  Габдулла Тукайның китапларыннан күргәзмә оештырылды.Шагыйрьнең әкиятләре буенча ясалган мультфильмнар карау да балаларның күңеленә бик хуш килде.