Бегишевская сельская библиотека - филиал № 6

"Җиңү көне гел хәтердә"

Бигеш авыл китапханәсе, М.Х.Хасанов исемендәге Бигеш гомуми белем бирү мәктәбе, Бигеш мәдәният йорты белән берлектә Бөек Җиңүгә багышланган "Җиңү көне гел хәтердә" дип аталган әдәби-музыкаль кичә үткәрде. Кичә барышында авылыбызның тарихчысы Насибуллин Р.Г. чыгыш ясады. Мәктәп укучылары бик матур итеп җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр. Илләребез тыныч, күк йөзләре аяз булсын иде.