Бегишевская сельская библиотека - филиал № 6

"Саулык-зур байлык"

       Элек-электән халыкта "Сәламәтлекне бернинди байлыкка да алмаштырып булмый” дигән әйтем бар. Кеше өчен сәламәтлек иң кирәк, иң кадерле нәрсә. Һәр кеше үз сәламәтлеген үзе кайгыртырга, яхшы кәеф белән йөрергә тырыша.
    25 апрель көнне Бигеш авыл китапханәсендә “Саулык-зур байлык” исеме астында сәламәтлек көне үткәрелде. М.Х.Хасанов исемендәге Бигеш гомуми белем бирү мәктәбенең 1 һәм 3 сыйныф укучылары башкаруында  Ркаил Зәйдулланың “Аюкай куян” исемле әкият-пьесасы сәхнәләштерелде.Чакырылган тамашачылар әкият- пьесасны караганнан соң, сәламәтлеккә карата нинди нәтиҗәләр ясап була, шуның турында сөйләштек.

Бигеш “Күбәләк” балалар бакчасына йөрүче сабыйлар ничек итеп иртәнге зарядканы күңелле һәм бигрәк тә файдалы итеп ясарга була шуны күрсәттеләр.

3 сыйныф кызлары башкаруында сәламәтлек, дөрес туклану, спорт төрләре турында такмаклар яңгырады.

Сәламәтлек көне өчен “Китаплар сәламәтлек сагында” дип исемләнгән күргәзмә төзелде. Күргәзмәдә, сәламәт яшәү рәвешен, спорт, дөрес туклануны яктырткан китаплар, информацион материаллар һәм төрле спорт белән шөгельләнүче авыл яшьләренең  медальләре, грамоталары урын алды. Күргәзмәнең төп максаты булып, кешегә начар гадәтләрнең никадәр зыян салуы, сәламәтлеккә җаваплы караш тәрбияләү һәм аны саклап кала белү.

Башлангыч сыйныф укучылары бик теләп рәсем конкурсында катнаштылар.

Сәламәт туклану һәм сәламәт яшәү рәвеше алып бару ярдәмендә төрле авыруларны кисәтергә, күркәм кыяфәтне, физик һәм рухи активлыкны саклап калырга мөмкин. Продуктларның төрлелеге, баланслаштырылган рацион, файдалы һәм тәмле булуы – сәламәт туклануның нигезләре.

Мәдәни чарабызга нәтиҗә ясап, барыбыз бергә кроссворд чиштек.