Бегишевская сельская библиотека - филиал № 6

"Блокада икмәге тәме"

27 гыйнвар - Россиядә хәрби дан көне. Ленинград шәһәре блокададан тулысынча азат ителгән көнгә карата мәктәптә "Блокада икмәге тәме" тарихи сәгать уздырылды.

Без укучыларга Ленинград камалышы, ул чактагы йончыткыч көннәр, барлык авырлыкларга түзеп, үлемне җиңгән кешеләр, балалар  турында сөйләдек. Шулай ук “Ленинград блокадасы балалары” исемле кыска метражлы фильмнар ,балаларның күңелләрендә  тирән эз калдырды.