Бегишевская сельская библиотека - филиал № 6

"Ничек яшисең авыл?"

Безнең- китапханәчеләрнең эшләре китап бирү белән генә чикләнми. Күптөрле эшләр башлкарырга туры килә. Шулай ук әле авыл җирлеге башлыгы кушкан эшләрне дә эшләргә туры килә. Авыл җирлеге ярты елга үзенең эшчәнлегенә нәтиҗә ясап, халык җыены җыя. Ул елга ике тапкыр үткәрелә. Һәм мин әлеге  җыеннар  өчен презентация ясыйм  һәм доклад язырга булышам. Шунысы куанычлы, бу җыенда минем әтием Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Ул моңа лаек, чөнки ул 45 ел колхозда эшләде. Лаеклы ялга чыккач та, эшен дәвам итте. Әтием китапханәнең актив китап укучысы да әле ул. Үзе дә күп газеталарны өенә яздырып укый.  Аңа ноябрь аенда 80 яшь тулды. Аңа исәнле-саулык, озын гомер телим.