Бегишевская сельская библиотека - филиал № 6

"Мәдәнияттә үткән гомер"

Түбән Лоҗыда яшәүче Валлева Сәлимә апа мәдәнияткә 40 ел гомерен багышлаган шәхес.  Аның "Атказанган мәдәният хезмәткәре " исеме дә бар. Ире Хиннур абый да 13 ел киномеханик булып эшләгән. Аның да "Иң яхшы киномеханик" исеме бар. Алар 2 кыз, 1 ул тәрбияләп үстергәннәр. Аларга парлы озын гомер, исәнлек-саулык , бабалар, оныклар куанычы телибез.