"Туган телдә сөйләшик!"
Бүген Бигеш авыл китапханәсендә “Туган телдә сөйләшик!” дип аталган мәдәни чара узды. Чарага Рузалия апа чакырылды. Рузалия апа республикада мәгълүм кеше, рус мәктәпләрендә татар теле укыту методикасы буенча дистәдән артык китап һәм кулланмалар, дәреслекләр авторы. Ул Чаллы шәһәрендәге мәктәптә 25 ел француз теле укытып лаеклы ялга чыккан. 5 телдә иркен сөйләшә. Рузалия апа бик күп мактау кәгазьләре белән бүләкләнгән. Рузалия апа китапханәгә һәм чарага килгән балаларга китапларын бүләк итте.