"А.С.Пушкин иҗаты"
Балалар А.С. Пушкин әкиятләре белән таныштылар, иҗаты буенча әңгәмә үткәрелде, А. С. Пушкин иҗаты белән китаплар күргәзмәсе оештырылды. Шулай ук викторина үткәрелде, анда балалар әкият геройларын танып белделәр, күрсәтелгән әйберләр буенча әкиятнең исемен әйттеләр һәм күбрәк әсәрләрне кем белә һәм хәтерли, дип ярыштылар. А.С. Пушкин турында белемнәрен тулыландырдылар һәм аның әдәби рус теленә йогынтысы турында белделәр.