"Сүзлекләр һәм энциклопедиялар дөньсы"
Бигеш авылы китапханәсендә 7 сыйныф укучылары өчен «Сүзлекләр һәм энциклопедиялар дөньясы» дип аталган исемендә информация сәгате үткәрелде. Сүзлекләр һәм энциклопедияләр бәя биргесез ярдәм күрсәтәләр, чөнки алар бер үк вакытта танып-белү коралы да, милли мәдәниятнең мөһим өлеше дә. Чара барышында балалар энциклопедияләрнең XVI гасырдан башлап безнең көннәргә кадәр үсеше тарихы белән, словарьлар, аңлатмалы сүзлекләр белән таныштылар, аннан соң биремнәр үтәгәндә үз белемнәрен күрсәттеләр. Балалар бик теләп сүзләргә синонимнар һәм антонимнар таптылар, сүзләр төзеделәр. Биремнәрне күргәзмәдә тәкъдим ителгән сүзлекләр, энциклопедияләр һәм белешмәлекләр ярдәмендә үтәргә кирәк иде. Биремнәрне башкарганда балалар белешмә әдәбияттан файдалану кагыйдәләре турында өстәмә белемнәр алдылар.