"Урманнарны бергәләп саклыйк"
9 октябрь көнне Бигеш мәдәният йорты хезмәткәрләре “Урманны саклыйк” Бөтенроссия акциясендә катнашты. Әлеге кысаларында узган ел1,2 млн. данә агач материалы утыртылган булган. Әлеге акция беренче тапкыр илдә 2019 елда үткәрелде. Ике ел эчендә анда катнашучылар 82 миллионнан артык агач утырткан. Без дә үз чиратыбызда, авылыбызның оста бакчасчысы Насибуллин Рәүф абый берлектә "Добыр" чишмәсе буена һәм балалар уен мәйданчыгы кырыена чыршы үсентеләре утырттык. Рәүф абый әлеге үсентеләрне үз бакчасында орлыктан үстергән. Без дә әлеге акциядән читтә калмавыбызга бик шат.