"Бәхет биргән җирем-Татарстан"
Бигеш авыл китапханәсендә Республика көне уңаеннан «Бәхет биргән җирем- Татарстан» дип аталган тематитк сәгать үткәрелде. Балалар презентация ярдәмендә Республика көне турында белгәннәрен искә төшерделәр. Аның символлары флагны төсле кәгазьдән җыйдылар, гимнны басып җырладылар, гербны буядылар. Аннан республикабыз башкаласы Казан, татар халык традицияләре, киемнәре һәм ашлары турында викторина сорауларына җаваплар бирделәр. Шулай ук «Туган җирем -Татарстан» исемле китап күргәзмәсе белән таныштырдым.