Бегишевская сельская библиотека - филиал № 6

"Без -Россия гражданнары"

12 июнь Россия көне уңаеннан китапханәдә,Бигеш мәктәбе янында оештырылган лагерьга йөрүче балалар белән, "Без-Россия гражданнары!" дигән викторина узды. Викторинада сораулар илебезнең символлары, халкы, табигый байлыклары буенча төзелгән иде. Балалар кичәне викторина барышында искә төшергән белемнәре буенча "Россия символларын тап" дип исемләнгән квест-уен белән  дәвам иттеләр. Яшерелгән урыннан герб рәсемен, гимн текстын, флагны эзләп таптылар.