"Халкыбызның күркәм гадәтләре"
Халкыбызның күркәм гадәтләре турында әңгәмәгә Рузалия апа Ибргимова чакырылды. Ул безгә татар халкының тарихы, гореф-гадәтләре, традицияләре, көнкүреш һәм тел үзенчәлекләре турында сөйләде. Болар бөтенесе халык уеннарында киң чагылыш таба диде. "Татар халкының уеннарын балалар бик тиз өйрәнәләр һәм бик теләп уйныйлар. Балаларга уен тәкъдим иткәндә, аларның иң яхшы үзләштерә торганнарын сайларга кирәк.Уеннар аркылы балаларга милли йолаларыбызны, бәйрәмнәребезне, такмаклар, табышмаклар, үртәвечләр белән барып ирештерсәк, безнең гореф-гадәтләр, йолалар, бәйрәмнәр онытылмас, гасырлардан-гасырларга күчеп дәвам итәр, мәңге сакланыр, милләтебез исән булыр"-дип төгәлләде ул үзенең фикерләрен.