Бегишевская сельская библиотека - филиал № 6

"Соңарып чыккан кояш"

Бигеш китапханәсендә Сәмига Сәүбәнованың "Соңарып чыккан кояш" китабы буенча фикер алыштык. Сәмига Сәүбәнова әдәби иҗат белән яшьтән үк мавыкса да, бай тормыш тәжрибәсе туплап, дөньяга ныклы үз карашы утырып җиткәч һәм гомеренен дүртенче дистәсен ваклагач кына ижат белән җитди төстә шөгыльләнергә керешә. Язучы төрле жанрларда каләмен сынап карый. Аның юмор-сатира, балалар һәм өлкәннәр прозасына караган ("Кызтәкә", "Табигать ялгышы") повестьлары, ("Күпер", "Арыслан буласым килә", " Кайда идең син, рассам?", "Язмышым сагышы", "Яшльлегемнең моңсу кыры", "Көмеш күл") драма әсәрләре, мәдәнияткә кагылышплы мәкаләләре көндәлек матбугатта - "Чаян", "Сөембикә", "Ялкын", "Идел" журналларында, "Мәдәни җомга", "Ватаным Татарстан", "Шәхри Казан", "Сабантуй", "Татар иле" газеталарында, "Безнен сәхнә" кебек күмәк жыентыкларда, Республика халык иҗаты һәм мәдәни-агарту фәнни-методик үзәге тарафыннан чыгарыла торган репертуар-методик басмаларда даими басыла, радио-телевидение тапшыруларында янгырый. Ул шулай ук онытылган һәм бүгенге көндә гамәлдә булган татар халык бәйрәмгәре, халык гореф-гадәтләре, тамашалары турындагы мәгълүмат-тасвирламаларны эченә алган күпсанлы белешмә-җыентыкларны төзүче буларак та билгеле. "Бәйрәмнәр: туйлар" (1998), "Балачак бәйрәмнәре (1999), "Каз өмәсе" (1999), "Бәйрәмнәр, туйлар өчен" (1999), "Жинү көне белән!" 2000), "Ак күңелле әниләр" (2001), "Хуш киләсең, Яңа ел!" (2002), "Бүген бәйрәм, бүген туй" (2005) кебек китаплар - шулар җөмләсеннән.