Өлкәннәр көне
2 октябрь көнне Бигеш мәдәният йортында Өлкәннәр көне үткәрелде. Кичәбезне авылыбызның остабикәсе Сәмия апа матур теләкләре, аятьләре белән ачып җибәреде. Кичәдә Тәскирә апа үзенең матур җырларын җырлады, Әминә апа мөнәҗәтләр, бәетләр әйтте. Авылыбызның өлкәннәре бер-берсенә матур теләкләр әйтештеләр. Китапханәче Айгөл Маликова өлкәннәрне котлап шигырьләр укыды, китапханәгә йөрүче актив өлкән китап укучыларына китаплар бүләк итте. Өлкәннәр көне бик күңелле үтте.