Бегишевская сельская библиотека - филиал № 6

"Язучы, тәрҗемәче һәм спортчы-Вера Хамидуллина"

Зәй  китапханәсенә балалар язучысы, тәрҗемәче , Рәсәй язучылар берлеге әгъзасе Вера Хамидуллина белән очрашуга бардык. Аның шигырьләре hәм татар теленнән тәрҗмәләре Россия hәм Татарстан газета hәм журналларда бастырылып чыга. Басмалардан тыш язучы үзенен кечкенә укучылар белән турыдан туры очрашырга ярата. Очрашуда ул балаларга үзенең тормышыннан кызыклы вакыйгалар, күңелле шаян шигырьләр, табышмаклар сөйләде. Балалар төрле уеннарда катнашып үзләренең фантазияләрен, сүз байлыкларын арттырдылар. Очрашу бик күңелле үтте. Язучы балаларга үзенең  китапларын бүләк итте. Мондый очрашу балаларда китапка мәхәббәт уята, тел байлыкларын арттыра, язу сәләтләре тудыра.