"Сәламәтлек- яшәү рәвеше"
Бигеш авыл китапханәсе ел дәвамында халыкның сәламәтлеген ныгыту, сәламәт яшәү рәвешен һәм физик культураны пропагандалау, халыкның төрле категорияләрен спорт белән даими шөгыльләнүгә җәлеп итү өчен бөтен тырышлыгын куя. 12 март көнне Бигеш авыл китапханәсендә "Сәламәтлек-яшәү рәвеше" исеме астында фестиваль- конкурс үткәрелде. Конкурста сәламәтлеккә карата сценка, презентация, буклет, плакат ясарга кирәк иде. Шулай ук файдалы ашамлык әзерләргә һәм аны матур, эчтәлекле итеп тәкъдим итергә кирәк булды. Килгән кунакларга тренинг та үткәрдем.