"Бар да песиләр турында... Бу кызык..."
1 март халыкара песиләр көне. Ул 2002 елдан билгеләп үтелә. Ул Халыкара хайваннарны яклау фонды тарафыннан песиләрне зурлар өчен генә түгел, йортсыз – хуҗасыз песиләргә игътибар арттыру ниятеннән дә уйлап табылган.
Бу көнне Бигеш авыл китапханәсенә Бигеш мәктәбе укучылары төште. Песиләр турындагы кызыклы фактлар турында сөйләштек. Геройлары песиләр булган әсәрләрне искә төшердек .Балалар өйләрендәге йорт хайваннары турында сөйләделәр.