"Әллә ничек кенә үтә гомер..."
Шагыйрә, журналист, С.Сөләймәнова,Һ.Такташ премияләре лауреаты, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы ,Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илсөяр Ихсанованың 55 яшь тулуына карата,китапханәдә “Әллә ничек кенә үтә гомер...” дигән исемдә шигъри кичә уздырылды. Әле ул«Түгәрәк уен» журналының баш мөхәррире дә булып эшләгән. Авторның тормыш юлы белән танышып,аның иҗатына тукталдык. Шигырьләренең төп нигезен кеше язмышы, хатын-кыз гаме, гаилә, мәхәббәт турында фәлсәфи уйланулар, күңел кичерешләре тәшкил итә, алар хисләрнең ихласлыгы, беркадәр моңсу-сагышлы аһәңе һәм тел бизәкләренең муллыгы белән укучыны җәлеп итәләр. «Ышанасы килә» дигән беренче шигырьләр җыентыгыннан :”Кешеләргә ышанасы килә”,”Авылыма”,”Кайтып киләм” һ.б. шигырьләрен яратып тыңладык.