"Спорт ул сәламәтлек"
Кеше сәламәтлеге – һәр чор өчен һәм һәр кеше өчен дә һәрвакыт актуаль тема булды һәм булачак.Кеше сәламәтлеге ул һәрчак кеше тормышының иң кыйммәтле хәзинәсе.Сәламәтлекне бернинди акчага да сатып алып булмый. Бигеш авыл китапханәсендә үткәрелгән түгәрәк өстәл артында спортның кеше сәламәтлегенә файдасы турында фикер алыштык.