"Күңел бизәкләре"
Китапханәгә килгән укучыларны татар халкының чигү үрнәкләре, кигән киемнәре, кул эшләре белән таныштыру өчен мәдәният йортында урнашкан, үзебез оештырган музейга алып кердек.Музейда балалар беләнинформация сәгате үткәрелде. Укучыларны әбиләребезнең чигүләре -сөлгеләр, күкрәкчәләр, өйне бизәү өчен чигелгән чигү үрнәкләре, әбиләребез ябып йөргән ефәк шәл, читекләр, түбәтәйләр белән таныштырдык.