"Исәнме, искечә Яңа ел!"
13 гыйнвар көнне Бигеш китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә "Исәнме, искечә Яңа ел!" дип аталган әдәби-музыкаль кичә үткәрде. Кичә вакытында яңа елга карата шигырьләр укыдык, төрле уеннар уйнадык. Бигрәк тә бала чактагы яңа ел кичәсенә өйрәнгән шигырьләрне искә төшерү күңелле булды.