"Словарьлар -безнең ярдәмчеләр"
Бигеш авыл китапханәсендә словарьлар һәм энциклопедиялар көне уңаеннан, "Словарьлар -безнең ярдәмчеләр" дип аталган информация сәгате үткәрелде.22 ноябрь көнне беренче словарьны төзегән В,И.Дальның туган көне. Сәгать барышында Дальның тормыш юлы, словарьларның төрләре һәм башка словарь төзүчеләр турында сөйләштек. Презентация күрсәтелде, китап күргәзмәсе оештырылды.