Бегишевская сельская библиотека - филиал № 6

"Терроризмга каршы бергәләп"

16 октябрь көнне Кәрәкәс клубында "Терроризмга каршы бергәләп" дип аталган мәдәният хезмәткәрләре семинары булып узды.Семинарга мәгълүмат почмагы, буклет ясалды, Сәхнәләштерелгән күренеш күрсәтелде. Клуб мөдире Зиазова Рәмзия  терроризмга каршы эшләнгән эшләргә нәтиҗә ясап, доклад белән чыгыш ясады. Хасанов Рамил 10 сыйныф укучысы терроризм терминына ачыклык кертте, нәрсәләргә басым ясарга кирәклеге турында сөйләде.