"Бердәмлектә көч"
3 ноябрь көнне балалар белән "Бердәмлектә көч"дип аталган мәгълүмат сәгате үткәрелде. Халыклар бердәмлеге көненең барлыкка килү тарихына тукталып киттем. Татарстан күп милләтле дәүләт булуына карамастан, төрле милләт халкы бик дус-тату яши. Төрле халык бәйрәмнәре турында сөйләдем. Аннары Крыловның мәсәле мисалында бердәмлекнең файдалы булуы турында аңлаттым.