"Китапның аерылмас дусты"
7 ноябрь көнне китапханәгә килгән балалар белән бергә китап кыстыргычлары ясадык. Интернеттан карап, өйрәнеп һәр бала үзенә ошаган кыстыргычны ясады. Ясаган арада, балаларга тагын бер кат китапларны ертырга, битләрен бөкләргә, пычратырга ярамаганлыкларын исләренә төшердем.