Бегишевская сельская библиотека - филиал № 6

« Китаплар дөньясына сәяхәт »

14 ноябрь көнне 5-6 сыйныф укучылары өчен «Китаплар дөньясына сәяхәт» дигән квест - уен үткәрелде.  Китап безне балачакта очрый  һәм гомер буе мәңгелек дуска әверелә. Бик зур китаплар  дөньясында  –   безне төрледән-төрле яраткан китаплар   каршы ала. Нәкъ менә шушы төрле китап дөньясы белән танышу өчен квест-уен уздырылды.

        Балаларны көтеп алган беренче каршылык "Табышмаклар  дөньясы» дип аталган иде.   Тукталышта балаларга төрле табышмаклар әзерләнгән иде. Иң элек  балаларга табышмакларның барлыкка килү тарихын сөйләп үттем, Аларны китапханәдә булган табышмак китаплары белән таныштырдым. Соңыннан балалар «Табышмаклар викторинасында» катнаштылар.

      Киләсе тукталыш «Әкият  дөньясы» иде. Балалар бик теләп «Әкиятләр – безнең дуслар» дигән викторинада катнаштылар,  Рус һәм чит ил әкиятләрендә бик яхшы белем күрсәттеләр, чөнки әкиятләр иле – барыбызга да  иң гаҗәеп һәм могҗизалы ил.