«Туган як кайдан башлана? »
5 ноябрь көнне Бигеш авыл китапханәсендә «Туган як кайдан башлана?» дип аталган тематик әңгәмә булды. Бигеш авыл җирлегендәге күренекле шәхесләр турында сөйләдем. Балалар белән мәдәният йортында урнашкан музейда булдык. Элеккеге көнкүреш әйберләре турында сөйләштек. Аннары сәхнәдә татар халык биюләрен өйрәндек.