Аулак өйдә “Алтын көз”
23 октябрь көнне М.Х Хасанов исемендәге Бигеш урта мәктәбе белән берлектә “Аулак өйдә “Алтын көз”” дип аталган
әдәби- музыкаль кичә үткәрелде. Шул ук исем астында китап күргәзмәсе оештырылды. Кичәдә татар халкының авыз иҗатына һәм татар халкының җырлы-биюле уеннарына күбрәк басым ясалды. Балалар бик теләп төрле уеннарда, конкурсларда катнаштылар.