Бегишевская сельская библиотека - филиал № 6

«Туй күлмәге гомерлек»

17 октябрь көнне Бигеш авыл китапханәсендә  «Туй күлмәге гомерлек » исеме астында әдәби-музыкаль кичә үтте. Кичәдә  катнашучылар үзләренең туй көннәре, туй күлмәге турында сөйләделәр. Алар туйда төшкән фотографияларны карап, үзләренең туй көннәренә кире кайттып килгәндәй булдылар. Туйда башкарылган җырларны искә төшердек. Кичәгә махсус күргәзмә оештырылды.